СОФА и. фр. Утыру-яту өчен билгеләнгән артлы һәм янлы киң тәбәнәк диван. Түрдәрәк киң агач софа, икенче якта ишектән керүгә үк аш өстәле, шуның янында ук китап киштәсе: Достоевский һәм Писемский томнары тезелеп киткән. Х.Ибраһим. Өйдә рәтле мебель дә, җиһаз да юк. Иске бер софа да Сталин заманында эшләнгән имән өстәл һәм дүрт урындык. Р.Сәгъди |