СО’УС и. фр. 1) Әзер ашамлык янына бирелә торган сыек аш тәмләткеч. Зур куна өстенә тәлинкә белән тәбикмәк, соуслар, салат тезгән официант егетләр искиткеч зур тизлек белән агачлар арасында йөгерешеп йөриләр, безне сыйлыйлар. М.Мәһдиев. Гадәттә ул кунакханәдә яки ресторанда менә мондый заказ ясый торган булган: сыер ите, бозау ите белән шпинат, бәрәңге, ак соус белән балык, сарык итеннән кәтлит ---. М.Хәмзина

2) күч. Эшнең асылын аңларга комачаулаган нәрсә, үзгәртеп күрсәтү өчен, махсус тудырылган тышкы күренеш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә