СО’ТЫЙ и. рус 1) Гектарның йөздән бер өлешенә тигез җир үлчәү берәмлеге; ар. Кеше киленнәре --- ун-унике сотый урганда, Васфикамал арышның иң куе җиреннән егерме өч сотый урып килде. М.Мәһдиев. [Хөсәен:] --- Тоттым да, нәкъ егерме биш сотыйга гына калдырып, рәшәткәмне күчердем дә куйдым. Р.Төхфәтуллин 2) Элек колхозда: хезмәт көненең йөздән бер өлеше. Без аңа укыган вакытында [көнгә] 75 сотый хезмәт көне бирдек. Ә.Айдар |