СО’ТНЯ и. рус тар. 1) 1917 елга кадәр Россиядә һәм башка илләрдә төрле чорда һөнәрче, сәүдәгәр һ.б.ш.ны берләштергән, баштарак йөз кешедән торган оешма

2) 1917 елга кадәр Россия һәм кайбер башка ил армияләрендә йөз кешедән торган гаскәри подразделение. [Данила:] Гриша, син хәзер үк станциягә чап, бер сотня казак җитә, диген. Таң алдында бер һөҗүм белән бетерербез. Ш.Усманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә