СО’ТНИК и. рус тар. 1) Төрле чорларда төрле илләрнең гаскәрләрендә йөз кешелек гаскәри берәмлек башлыгы

2) 1917 елга кадәр Россиядә казак гаскәренең җәяүле гаскәрдә поручик чинына туры килгән офицер чины һәм шул чиндагы кеше. «Ваше благородие» – казак разведкасының начальнигы – сотник өстәлдәге тулы чәшкә самогонны эчеп җибәрде. Ш.Усманов

3) к. сотский (2 мәгъ.). Шул турыда бүген староста, сотниклар киңәшкәннәр дә җиде җиргә каравыл куярга булганнар. Т.Гыйззәт. --- дәүләт буйсындырылган халыклар белән идарә итү, алардан салымнар җыю, рекрут алу һ.б. эшләрне оештыруда җирле халык арасыннан чыккан күпсанлы староста, сотник, старшина, тылмачлар кебек кешеләр ярдәменә мохтаҗ. М.Гайнетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә