СОСУ ф. 1) Нинди дә булса сыек яки сибелүчән нәрсәне зур савыттан берәр кечерәк нәрсә белән чумырып алу. Җиңгәчәсе зур агач табак белән аш сосып китерде. Ә.Еники. Хәдичә әби ничә сәгатьтән бирле ут өстендә тоткан ашын, сосып, кызы алдына куйды. Л.Ихсанова

2) күч. Кабаланып, әдәпсез рәвештә, күп итеп ашау. Шунысы яхшы: ире нинди генә махмырдан булмасын, шөкер, бик яхшы ашый. Хәтта андый чакларда, кемдер әйтмешли, соса гына! Ә.Сафиуллин. Ипи телемен кул яссуы калынлыгы кисә, вак бәлешләрне бер кабуда йота, ашны, ботканы чүмеч хәтле агач кашык белән соса иде. Д.Салихов

3) күч. Законсыз рәвештә үзенеке итү, үзләштерү, күпләп урлау. Безнең шәһәр байлары Мәскәү малын сосалар. Корзинкалап сыра эчкәч, чыдый алмый косалар. Ш.Мөхәммәдев. Ул келәтләргә сугыш кулы да кереп капшады. Кергән саен состы гына. Н.Дәүли

4) күч. Сугу, берәр нәрсә белән кискен ору, бәрү. Кәрәмәтулла хәзрәт, камыш таягын киң селтәнеп, фәскә шундый китереп состы: --- фәс арба тәгәрмәче астында калган калай банка кебек янчелеп килде. Г.Гобәй. Бусагадан атлавым белән, әти ачуын миңа күчерде. Әйләндереп торып берне состы да шундый хөкем чыгарды. Совет әдәбияты

Соса башлау Сосарга керешү. Бабай туз кашык белән җайлап кына кортларны тубалга соса башлый. А.Алиш. Алъяпкычлы солдат, табуреткага басып, биек тәгәрмәчләр өстендәге казаннан озын саплы чүмеч белән безнең котелокларга аш соса башлады. Ә.Еники

Соса бирү Бернигә карамый сосуны дәвам итү

Сосып алу Бераз, бер ара сосу; бер мәртәбә сосу. Сүс чыбыркы белән юри генә, искәртер өчен генә берәрне сосып та алгач, аның үшән биясе әкрен генә су аркылы чыгып китә. Ш.Маннур

Сосып бетерү Барысын да сосу; сосу эшен тәмам итү

Сосып кую Алдан сосу. Атасы, мунча яктырган идем, өлгергән. Аннан, аш та сосып куелган ---. Т.Гыйззәт. Өстәл уртасында табакка сосып куелган бәрәңгеле кайнар ит пар бөркеп утыра иде. Д.Бүләков

Сосып тору Шактый вакыт дәвамында сосу; әле, күз алдында сосу. [Фатыйма иренә:] Читтән килгән алма байлары кыйбатрак бирүчән булалар, сатма шул комсыз шайтанга, болай да авылның бөтен байлыгын сосып тора инде ул. И.Гази

Сосып чыгу Рәттән, тәртибе белән, башыннан ахырына кадәр сосу. Сәкинә җиңгәсе кунакларның тәлинкәләренә пилмән сосып чыкты. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә