СОСТАВ и. рус 1) Бербөтенне тәшкил иткән өлешләрнең, предмет, кеше һ.б.ш.ларның бөтенесе. Спектакльдә бөтен состав диярлек алышынып бетте. Н.Ихсанова. Югыйсә состав та әлләни үзгәрмәде, баш тренер да шул, ә уен юк. Татарстан яшьләре. Татар теленең сүзлек составы 2) Берәр учреждение, предприятие, хәрби частьны тәшкил иткән кешеләрнең барлыгы. Полкның моннан элекке составы, вак командаларга бүлгәләнеп, сугышка озатылды. К.Нәҗми. Аннан политбюро составын сорадылар, аннан --- иң даһи юлбашчының биш төрле хезмәт урынын санап чыктым. М.Мәһдиев 3) Һөнәре, эш урыны, хезмәт вазифасының үзенчәлеге белән аерылып торган бер категория тәшкил иткән кешеләр. Ул бик озак уйланып торды, аннары рядовой составның исемлеген сорады. Г.Әпсәләмов. Рафис --- ул чактагы колхоз рәисе Харис Галимуллин һәм башка җитәкче состав – белгечләр белән берлектә җиң сызганып эшкә кереште. Татарстан яшьләре 4) Берәр химик катнашмага кергән матдәләр, гомумән берәр нәрсәнең эчтәлеген тәшкил иткән берәмлекләр. Плитәләрнең тыгызлыгы катнашманың составына һәм тыгызлау ысулына бәйле. Р.Шакирҗанов. Комның составы аның минераль составы, бөртек составы һәм зыянлы кушылмалар микъдары белән билгеләнә. Төзү материаллары 5) Бергә беркетеп тезелгән тимер юл вагоннары; поезд. Буш вагоннардан теркәлгән бик озын состав иде бу. Н.Фәттах. Ул арада поезд соңгы тапкыр ачы итеп кычкыртып җибәрде, ишекләр ябылды, состав көзән җыергандай тартышып куйды һәм алга ыргылды. Ф.Бәйрәмова 6) Төрле элементлардан, матдәләрдән торган катнашма, кушылма, сыеклык. Иртән, студентлар килгәнче, карт ишек тоткаларын һәркөн үзе генә белгән состав белән сөртә, сукно белән ялтырата. М.Мәһдиев. Корылмаларның ачык өлешләре (цоколь, кәрниз, багана) саклансын өчен, аларны су агып төшәрлек итәләр яки өслеккә тыгызлагыч составлар сөртәләр. Р.Шакир 7) лингв. Җөмләнең баш кисәге һәм турыдан-туры шуңа бәйле кисәкләр. Бер составлы җөмләгә икенче состав өстәп булмый. М.Зәкиев. Җөмләдә баш кисәкләр икәү булса, ягъни ия дә, хәбәр дә булса, алар барлык башка кисәкләрне үзләренә буйсындырып (җыйнак җөмләләр үзләре генә), ике состав барлыкка китерәләр. Фән һәм тел |