СОСЛО’ВИЕЧЕЛ с. тар. 1) Сословиеләргә бүленгән җәмгыятькә хас; сословиеләргә бүлеп башкарыла торган. Сословиечел уку йортлары. Сословиечел сайлау системасы 2) Югары сословиеләр, шуларның вәкилләре катнашында башкарыла торган. Сословиечел дәүләт идарәсе 3) Бүтән сословиеләргә түбәнсетеп карауга нигезләнгән, югары сословиеләргә хас. Шагыйрьчә, чын кешелек хисе иҗтимагый-сословиечел хорафатларны белми, бәлки, киресенчә, аларны баштүбән әйләндереп салырга сәләтле. Н.Хисамов |