СОСКЫЧ и. 1) Сосып, чумырып ала торган зур чүмеч сыман корал. Невод салу тукталгач, алар берничә көн лабазда эшләделәр: тозланган селёдкаларны озын саплы соскычлар белән чаннардан сөзеп чыгардылар. Ш.Камал

2) диал. к. соскы. Карлыгач белән Сөмбел бер башын элгән зур тимер кисмәккә чиләкләр һәм соскычлар белән, ашыга-ашыга, бодай тутыралар. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә