СОС с. 1) Төбәгән җиргә бик туры, төз тидерә торган. Сос аучы

2) Тиз төшенеп, җитез эшләүчән, булдыра ала торган. Эшкә сос килен. Сос егет

3) Тиз сизеп алучан. Сос колак

4) диал. Хәйләкәр, хәйләгә оста. Шәхеснең тискәре сыйфатларын белдерә торган кушаматлар: Чәнечке (усал) Хәйри, Елан (мәкерле) Зәйтүнә, Мин-мин (мактанчык) Ислам, Сос (хәйләкәр) Вәли, Ошакчы (әләкче) Илдар, Зәнки (усал) Асия, Савыл (мактанчык) Саттар, Төмек (астыртын) Зифа һ.б. Фән һәм тел

5) диал. Кәефсез, күңелсез



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә