СОРЫЛЫК и. 1) Соры төс. Һәм бу сорылыкны бетон биналарга сыланган ялтыравык пыялаларның җемелдәве дә җиңә алмый. Безнең гәҗит 2) Караңгылык. Ә Нургали алар көткән төндә түгел, әллә ниткән давыллы-хәвефле бер төн узганда, таң сорылыгы беленеп килгәндә тәрәзәгә чиртте. М.Мәһдиев 3) күч. Эчпошыргыч бертөслелек; активлык, рухи азык булмау күренеше. Көнкүрешнең бертөрлелеге, ыгы-зыгысы, сорылыгы, корылыгы адәмне изә, күңелен төшерә. Г.Хөсәенов. Менә шушы сорылык пәрдәсен ертып ташлау, баш өстеңә кояш чыгару өчен, борылыш, үзгәреш, көтелмәгән яңалык кирәк. Р.Низамиев 4) күч. Гадәтилек, әһәмиятсезлек, башкаларга охшаган булу, яңалыгы булмау. Язучыларның исемнәрен төрлечә кабатлау аша, образның күпмәгънәлелегенә, сүз уйнатуга таянып, шагыйрь тәнкыйтьнең бер урында таптануын, сорылыгын шактый үткен күз алдына бастыра. Т.Галиуллин |