СОРЫЛЫ с. 1) Соры төс катнашкан; соры төсмерле. Тирә-ягында, әллә нинди зәңгәрле, сорылы киемнәр киенеп, медальле күкрәкләрен киереп, --- бик мәһабәт тугыз кеше утыра. Г.Ибраһимов

2) Катлаулы төсне белдергәндә: соры белән башка ниндидер төсләр аралашкан. Күк йөзе өскә ишелергә торган сорылы-каралы яшен болытларына уралган. Т.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә