СОРЫЛАНУ ф. Соры төскә керү, сорыга әйләнү. Бу – Зөбәрҗәт күзләре бит. Ә нигә соң алар сорыландылар, саргайдылар? Казан утлары

Сорылана бару Сорылыгы акрынлап арту, торган саен ныграк сорылану

Сорылана төшү Бераз сорылану; тагын да сорылану

Сорыланып бетү Тәмам сорылану

Сорыланып җитү Бөтенләй сорылану, соры төскә керү

Сорыланып калу Берәр сәбәп белән сорылану, ниндидер моменттан соң сорылану

Сорыланып китү Соңгы вакытта, кинәт сорылану. «Жәл, жәл!» – дип тәкрарлады аптырап калган хирург: йөзе чытылган, битләре сорыланып киткән иде. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә