СОРЫКОРТ и. 1) Бал кортларының үрчү чорында барлыкка килә, соңыннан оядан куыла һәм үлә торган ата корт; русчасы: трутень 2) күч. Кеше исәбенә яшәүче кеше, әрәмтамак. Сорыкорт булып яшәргә ярамаганны аңларга вакыт инде. Т.Гыйззәт. Калдык-постык хезмәт хакына канәгать булып яши торган үшәннәр, сорыкортлар чит илләргә китеп куыш таба, нигез кора алмый. Мәдәни җомга |