СОРТЛЫ с. махс. 1) Билгеле сыйфаттагы; билгеле бер сортка караган. Игенче яңадан-яңа сортлы бодайлар үстерергә, астроном яңадан-яңа йолдызлар ачарга, укытучы яңадан-яңа талантлар табарга тырыша. Ф.Яруллин. Булган кешенең бөтен әйберсе югары сортлы була. М.Маликова 2) Яхшы, сыйфатлы; югары сортка караган; русчасы: сортовой. Мин киткәч, шул сортлы орлыкларга селекция уздыручы профессор ачтан үлә. Х.Камалов. Мин бит инде чәчүлек орлык белән сортлы ашлыкка кагыла алмыйм. Ф.Садриев 3) күч. Нинди дә булса бер ягы, сыйфаты белән башкалардан аерылып торган. Татар телендәге басмалар партия җитәкчелек иткән заманнарда икенче сортлыраклар рәтендә йөриләр иде. Р.Фәйзуллин. Безгә ул һәйбәт кешеләрне – беренче сортлы тәүфикъ ияләрен – югары квалификацияле белгечләрне әллә каян җибәреп җиткерә алмаячаклар. Р.Вәлиев |