СОРТЛА’У I ф. Сортларга аеру. Ник дисәң, үзе белән меховойда тире сортлый торган хатыннар, Тәүгиз хәлен ишеткәннән соң, беравыздан, ул пленда, дип ышандырып әйткәннәр. Х.Камалов

Сортлап алу Тиз генә сортлау

Сортлап бетерү Бөтенесен дә ахырга кадәр сортлау

Сортлап кую Сортларга аерган хәлгә китерү

Сортлап тору Сортлау эшен башкару. Мехларны, күпме керсә дә, сортлап кына торабыз, цехта озак яткырмыйбыз, в общем, абзыйлар шәп эшлиләр. Ә.Еники

Сортлап чыгу Һәммәсен аерым-аерым сортларга аеру

Сортлый башлау Сортларга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә