СОРТИРО’ВКА и. рус махс. 1) Нәрсәнедер сортлау, аеру, чистарту эше. Иртүк берничә машина юлга кузгала. Алар, берничә районга кереп, почтаны калдыра. Анда янә сортировка эше башкарыла. Э.Фатыйхова. Беренче сортировка линиясе августларга ачылачак, аннан соң икенчесен төзергә кирәк. Татарстан яшьләре

2) сөйл. Нәрсәнедер сортлау, аеру һәм чистарту эшендә кулланылган махсус машина яки җайланма. [Ындыр табагында] биш электр моторы, ике зернопульт, ике сортировка --- эшләп тора. Г.Галиев. Биш ел эчендә Әхмәт белән икебезгә өч трактор, комбайн, «ГАЗ-53», яңа «КамАЗ», бөтен төр агрегатлар: чәчкеч, культиватор, агу сиптергеч, хәтта сортировка машинасына кадәр булдырдык. А.Сабирова

3) Сортлау эше алып барыла торган бина, бүлек һ.б.ш. Почтаның сортировка бүлмәсе зур түгел. Татарстан яшьләре. --- газета килмәгән очракта, редакцияне борчырга кирәкмидер, ә райондагы почтаның «сортировка» дип аталган бүлекчәсе белән элемтәгә керергә һәм газетаны китерүләрен сорарга. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә