СОРТ и. фр. 1) Товар, эшләнмә һ.б.ш. бериш әйберләрнең төрдәшләреннән үзенең сыйфаты, кыйммәте һ.б. белән аерыла торган төре. Казылыкчы командир, итләрнең сортларын аера белгән төсле, хатын-кызларны да сортларга бүлә белә иде. К.Тинчурин. Баштарак ул шул пычкы чүбеннән дә арынып бетмәгән такталарны сортларга, ассортиментларга бүлеп, эстакададан штабельләргә озатып бара иде. М.Хәсәнов

2) Селекция юлы белән чыгарылган, морфологик, физиологик, генетик һ.б. үзлекләре нәселдән нәселгә күчү сыйфатына ия булган үсемлекләр җыелмасы. Кәрим абыйда – крыжовник, әтидә яңа сорт кызыл карлыган бар. М.Мәһдиев

3) сөйл. Теләсә нәрсәнең бер төре

4) күч. Башкалардан нәрсәсе беләндер аерылып торган, артыграк яки кимрәк күрелгән катлау, даирә. Алардан кала икенче һәм өченче сорт кунакларга басу капкасы ачарга чыгучы малайлар шактый азайган иде. Г.Камал. Бездән булмый ул, без андый сорт түгел, беләсез. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә