СОРГЫЛТЛАНУ ф. Соргылт төсмер барлыкка килү; соргылт төскә керү, соргылтка әйләнү. Йөзе карасу соргылтланган, үлем аңа үзенең кара пәрдәсен япкан инде. Х.Камалов Соргылтлана бару Торган саен соргылтлану, акрынлап соргылтлану Соргылтлана төшү Бераз соргылт төскә керү Соргылтланып китү Соңгы арада бераз соргылтлану Соргылтланып тору Беркадәр соргылт булып күренү |