СОРГЫЛТ с. ким. 1) Соры төсмере булган, соры төскә якын. Менә без чын татарның үзен күрдек. Соргылт кашлы, сипкелле, таза куллы, төп шикелле бер малай. М.Мәһдиев. Сафиулла аннары гына, соргылт күзләрендә ниндидер күңел өнәмәс очкыннар чагылдырып әйтә. Р.Төхфәтуллин 2) Берәр төс белдергән сүз белән килеп, шуның соры төсмерле булуын белдерә. Бераз юл алгач, каршы якта үзәнлектә утырган завод морҗалары һәм алар өстендә бөтерелгән соргылт сары төтен болыты күренде. Э.Касыймов. Тән тиресе соргылт яшел төстә, күзләре чит планета кешесенеке кебек түгәрәк. Ватаным Татарстан |