СОРАШУ ф. 1) урт. юн. к. сорау I (1 – 3 мәгъ.). Һәр көн төрлебез шәһәрнең төрле җиренә йөреп, эш эзләп карыйбыз, кайда нинди эш барын сорашабыз. М.Гафури. Юлдашларым җанланды, автобус бәхәс учагына әйләнде, сорашу китте. А.Гыйләҗев 2) Берәр нәрсә турында белергә тырышып, кабат-кабат сораулар бирү. Закир атасыннан яисә анасы Хәернисадан сорашырга булды. Г.Ибраһимов. Дөресрәге, абзый туктаусыз сораша, ә кызый аска гына караган килеш, кыска-кыска җаваплар бирә. Р.Төхфәтуллин 3) Кемнең дә булса хәле белән танышу; белешү. Мәрәһим очраган берәүгә ачык елмаеп, ихлас сәлам бирде, ләкин, тукталып, берәүдән дә хәл-әхвәл сорашмады, атлавын белде. М.Кәрим. Лагерьда: «Нигә утырттылар?» – дип сорашу, кызыксыну юк, ярамый да, әмма яшьтәшләр арасында сер каламыни?.. А.Гыйләҗев 4) Хәер сорап йөрү, теләнү, сорану. Мин, ди, бик яшьли ятим калдым, ди [бабай]... Караучым булмагач, хәер сорашып тамак туйдыра идем, ди. Г.Ибраһимов Сораша башлау Сорашырга тотыну. – Кала күрергә килдегезме, кодалар? – дип сораша башлады Ишбирде. М.Кәрим. Кызылармеецлар килүчеләрне чолгап алып сораша башладылар. Ш.Усманов Сораша тору Әлегә сорашу; әледән-әле, регуляр рәвештә сорашу Сорашып алу Тиз генә сорашу, бераз гына сорашу. Җиңги ятыр өчен урынны ничек җәяргә кирәклек турында да сорашып ала. Г.Толымбай Сорашып йөрү Гел, озаклап, һәр җирдә сорашу. Җомга көн төш вакытына кадәр Хәерниса җиңги авыл буйлап сорашып йөрде. М.Мәһдиев Сорашып карау Сынау максаты белән сорашу. [Гариф:] Син әнә беркөнге чыптачы карттан сорашып кара әле: йокларга еш туры киләме икән аңа? М.Галәү Сорашып тору Даими, гел яки хәзерге моментта сорашу; сорашу белән мәшгуль булу. Бүтәнчә сорашып тормадылар, өчесе дә шунда ук киенеп, Полина белән бергә почта йортына киттеләр. М.Кәрим. Сораша торгач, Сәмигулла монысын да аңлады. М.Мәһдиев Сорашып чыгу Барысын да сорашу; барысыннан да сорашу |