СОРАШТЫРУ II и. 1) юр. Җинаять эшендә тикшерү эшләре алып бару; русчасы: дознание. – Хөрмәтле судья! Минем якланучым урыныннан да, сораштыру вакытында да җинаять кылынган вакытта, гомумән, шәһәрдә булмавы турында эзлекле рәвештә әйтә килде, – диде адвокат. Ә.Сафиуллин

2) Анкеталау ысулы; җәмәгатьчелек фикерен белү өчен, сораулар бирү. Җыр сәнгатенә кагылышлы кызыклы сораштыру да бар. Үз фикереңне халыкка җиткерергә телисеңме? А.Әпсәләмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә