СОРАШТЫРУ I ф. 1) Өстән-өстән генә, бераз гына сорашу. Марфа түти, гадәтенчә, авыл хәлләрен сораштыра. М.Вәли-Барҗылы 2) Кат-кат сорау бирү, сорашу. [Рухия:] Әнине чакыртып сораштырганнардырмы, юкмы, анысын әйтә алмыйм, минем белән сөйләшмәделәр. В.Нуруллин. --- Куанычы чиктән ашкан кешедәй өзгәләнә-өзгәләнә шәһәр хәлләрен сораштырган кунагын җен алыштырды диярсең. Р.Мөхәммәдиев. Психиатр дигәнебез --- чирнең гомуми агышы, ашказанына кабул ителгән даруларның күңелгә хуш килү-килмәве турында тәфсилле итеп сораштырырга керешә. Т.Галиуллин 3) юр. Сорау алу, тикшерү. Бер унбиш-егерме көннән үзебезнең әрмисләрне күрдек. --- Аннары шул: сораштырдылар, кәгазь яздылар, кул куйдырдылар… М.Мәһдиев Сораштыра бару Рәттән сораштыру. Алып Бәргән очраган бер кешедән шулай сораштыра барды. Р.Батулла Сораштыра башлау Сораштырырга тотыну. Әбүзәр абзый Галина Петровнаның исәнлеге-саулыгы турында сораштыра башлагач, Аксюша түти бик авыр көрсенеп куйды. Г.Әпсәләмов Сораштыра тору Кат-кат сораштыру; әлегә сораштыру. Сораштыра торгач, хатынның эче авыртканы беленде. Г.Әпсәләмов Сораштырып алу Тиз генә, бераз гына сораштыру. Ул Мортазаның хәл-әхвәлен, кайсы институтта укыганын, кайда эшләгәнен, ничек яшәгәнен сораштырып алды. М.Маликова. Юлны рәтләп белмиләр, картага караган булалар, бер-ике тапкыр тукталып, сораштырып та алдылар. Т.Галиуллин Сораштырып бетерү Ахырына кадәр сораштыру. Сораштырып бетергәч, Улечка баланың йөрәген, үпкәсен тыңлап карады. Н.Фәттах Сораштырып йөрү Күптәннән, һәр җирдә сораштыру. Алай да исемдә, якташым --- Гурий Тавлин белән йорттан йортка кереп: «Сездә Г.Ибраһимов китаплары калмадымы?» – дип сораштырып йөргән идек. А.Гыйләҗев Сораштырып карау Сораштырырга тырышу. Ул Рафигадан Бәхти турында, аларның кайчан, ничек очрашулары, ничек дуслашып китүләре турында, Бәхтинең кем булуы турында сораштырып карамакчы булды. Н.Фәттах. Ак этләр турында әнисеннән дә сораштырып карады, ләкин аңлаешлы җавап ала алмады. И.Хуҗин Сораштырып китү Рәттән сораштыра башлау. Каз куучы әбиләрне сөйләндереп торды. --- ыштансыз малайларның исемнәрен сораштырып китте. Р.Батулла Сораштырып тору Әле, күз алдында сораштыру; бертуктаусыз сораштыру. Кибетче кыздан да сораштырып торам: безнең апа шул көннән соң бу кибеткә башка кермәс булган. Р.Мөхәммәдиев Сораштырып утыру сөйл. к. сораштырып тору. Кичә Россиядән килеп монда яшәүче хатын, Кэролиннарга кереп, бик күп сораштырып утырды. Ф.Яруллин. Шактый озак Чечнядагы хәлләрне сораштырып утырды. З.Мәхмүди Сораштырып чыгу Бөтенесен дә, барысын да сораштыру. Соломон Моисеевич безнең һәрберебездән сораштырып чыкты: кайдан килдегез, кайда укыдыгыз, диде. Н.Фәттах. Әни акчаны кай тирәдә төшерүен дә чамалый, авыл кешеләреннән дә сораштырып чыктылар: табучы гына дәшми. Р.Шәяхмәтова |