СОРАУСЫЗ с. 1. Сорауны эченә алмаган яки турыдан-туры сорау сүзе яки җөмләсе булмаган (дәреслектәге мәсьәләләр, сөйләмдәге җөмләләр һ.б.ш. тур.) 2. рәв. мәгъ. Рөхсәтсез, сорамыйча. Конторда Әхмәди алдында кычкырып сүз дә сөйләмиләр һәм аннан сораусыз һичбер эш тә эшли алмыйлар. Ш.Мөхәммәдев. Шулай битен ышкый-ышкый бара торгач, апаларының фатирларына барып җитеп, сораусыз-нисез барып керә. М.Гафури |