СОРАУЛЫ с. 1. 1) Сорау белдерә торган, берәр сорауны эченә алган. Госман сораулы карашын сыйныфташына юнәлтте. Р.Мөхәммәдиев

2) Үтенүле, үтенү белдергән, үтенү аңлаткан. [Гыйльфан] сораулы бер кыяфәттә Ямашевка текәлде. А.Расих. [Фуат:] – Әкәмәт кызык бит, әби! Без боларны сездән язып алмыйча калмабыз ---, – һәм аңа сораулы карашын төбәде. Э.Касыймов

2. рәв. мәгъ. Сорау белән, сорау белдереп. Фаезнур исә, килешеп бетәр микән соң дигәндәй, сораулы карап куйды. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә