СОРА’У II и. 1. 1) Җавап яки аңлатма таләп итә торган сүз, мөрәҗәгать. – Ә кемнеке булсын, минеке булмыйча? – Хафиз сорауга каршы сорау белән җавап кайтарды. Ф.Хөсни. – Ни булды, әни? Ни эшләп тагын шул тәрәзә төбендә утырасың? – дип, сорау артыннан сорау яудырам. Р.Мөхәммәдиев

2) Мәсьәлә, караласы, ачыкланасы нәрсә. Бу сораулар күпләрне борчыйдыр дип уйлыйм (шулай булса, димәк, язуым аклана). Р.Фәйзуллин. Гомумән, дини сорауларда аларның күбесенең әзерлекләре ташка үлчим. А.Галимов

3) юр. Тикшерү эшендә: хакыйкатьне ачу өчен, вакыйгага кагылышлы мәгълүматны сөйләтү; русчасы: допрос. Иртән сыек кына бер стакан чәй эчерткәч, тагын сорау алырга чакырдылар. А.Гыйләҗев. Бик күп башка тоткыннардан аермалы буларак, Гомәр Галигә карата сорау беркетмәләре юк дәрәҗәсендә. Р.Мостафин

4) Нәрсәгә дә булса карата ихтыяҗ; таләп. Ф.Фасеев аңлатмалы сүзлек төзүнең халык соравы буенча башкарылуын ассызыклап күрсәтеп үтә. Ф.Сафиуллина. Китапларга сорау гаять зур булган, һәм татар китабын сатып йөрүчеләр аларны үз кавемдәшләре арасында гына түгел, ә башка тугандаш халыклар арасында да тараткан. Мәдәни җомга

5) махс. Кулланучының билгеле бер вакытта, мәгълүм урында хезмәт күрсәтүләрне яки әйберләрне сатып алырга теләве һәм мөмкинлеге; ихтыяҗ, таләп; русчасы: спрос. Сугыштан соң затлы мехларга сорау тагы да артты. Ә.Еники. Товарга сорау арткан саен, аның бәясе күтәрелү

2. с. мәгъ. Сорау (1 мәгъ.) белдерә торган. [Автор] Фикерен көчәйтү максатында тойгылы һәм сорау җөмләләрнең мөмкинлекләрен киң файдалана ---. В. Гарифуллин

Сорау алу Җинаятьне һ.б.ш. тикшергәндә, гаепләнүчене, шаһитны һ.б. сөйләтеп, мәгълүмат туплау. Стражникларны ияртеп, становой да килде. Шуннан сорау ала башладылар. М.Галәү. Донос аркасында туу турындагы таныклыкның сере фаш ителгәч, 1907 елның башында тикшерү, сорау алу башлана. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә