СОРА’У I ф. 1) Берәр нәрсәне белергә, ачыкларга теләп мөрәҗәгать итү. Әти Сафа абыйдан беренче чәй янында ук сорар: – Я, берәр эш киләме бу малайның кулыннан? Г.Бәширов. Гани абзый исә кайсы әйбернең кайда саклануын, җиде төн уртасында уятып сорасыннар, эһ тә итми әйтеп бирә. Ш.Рәкыйпов 2) Укучыларның белемен тикшерү өчен, элек өйрәнгәнне сөйләп-аңлатып бирергә кушу. Икенче дәрес – география укыту методикасы дәресе иде. Анда да Гыйззәтуллиннан сорадылар. М.Мәһдиев 3) Берәр нәрсә бирүне яки эшләүне үтенү, шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итү. Шулай да Корбангали, йомыш сорап, әҗәткә алып, аны йончытмады. М.Кәрим. Кариевтан «Казан шәһәренең мөселман җәмгыяте хәйриясе» утырышын имитацияләп күрсәтүен сорыйлар. И.Рәми 4) Кызның ата-аналарыннан яки якын кардәшләреннән аны кияүгә бирергә ризалыкларын үтенү; кыз яучылау. Уракка чыгар алдыннан, кыр эшләре башланганчы, авылда кыз сорап яучы җибәрү гадәте юк, чөнки кыз сораучыларга җавап бер генә… М.Галәү. [Ир:] Кыз сорарга барырга исәп, әмма башкода булырдай кешем – әтием дә, абыйлар да юк. Казан утлары 5) Таләп итү, катгый таләп кую. Без аңардан икеләтә артык сораячакбыз. Р.Ишморат 6) Алда нинди дә булса эш тору, нинди дә булса бер хәлне көтү. Болында ат корсагыннан үлән, ул чалгы сорый; кырда иген өлгергән, ул урак тыгуны көтә. Г.Галиев. Дөньяда һәрбер нәрсә камиллеккә омтыла, үзенә тиң ритм, көй сорап тора. Р.Низамиев 7) Берәр нәрсә таләп итеп дау күтәрү. Кымыз фабрикаларындагы эшчеләр хезмәт вакытын сигез сәгатькә калдыруны сорыйлар. Ш.Мөхәммәдев. Үз араларыннан шундый бер тәвәккәл йөрәкнең килеп чыгуын гына көткән Тигәнәле кешеләре аяк терәп җир сорыйлар. К.Нәҗми. Табигать көне буе дулады, ул нәрсәгәдер риза түгел. Кешеләрдән нәрсәдер сорый кебек. М.Мәһдиев 8) Бәяне кую, хак билгеләү. Центнерына мең сум сорау 9) Кирәк булу, зарур булу, таләп ителү. Бу эш зур тырышлык сорый 10) к. сорану (2 мәгъ.). Мондый җиде төн уртасында, бер телем икмәк сорап, кайларда йөри икән Аксюша түти? Г.Әпсәләмов Сорап алу Тиз генә сорау Сорап бару Һәр очракта, рәттән, эзлекле рәвештә сорау Сорап бетерү Бөтенесен дә сорау Сорап йөрү Күптәннән бирле сорау; һәркемнән, һәр җирдә сорау. Аннан инде син райком, обком, министрлык бусагасын таптап, кеше сорап йөр. Т.Гыйззәт. Ибәт абзыгайны белгән идегез, ике ел --- Нурылгаян абыстайны сорап йөргән иде. З.Һади Сорап калу Сорарга өлгерү, вакытында сорау. Ата-бабаларының исемнәрен сорап каласы булган. Д.Салихов Сорап карау Булу-булмавын сынар өчен сорау, сорау алымын сынау. Илбарис Рамазанович, үзебезгә бер баржа сорап карасак, барып чыгар иде микән? С.Сабиров. Шушы хакта янымда басып торучы ике әрмән егетеннән сорап карадым. М.Нурулла Сорап кую Көтмәгәндә, кинәт сорау; бер мәртәбә генә сорау. – Ни булды соң сиңа? – дип, йомшак кына сорап куйды [Гөлзифа]. Р.Төхфәтулллин. – Син җыр яратасыңмы? – дип сорап куйды ул, уйламаган җирдән. Р.Мөхәммәдиев Сорап тору Даими рәвештә, һәрвакыт сорау; озаклап сорау; хәзер сорау. Аталары булган җегетләрнең үзләреннән сорап тормыйлар, көне килсә, тоталар да бер төшкә башкода җибәрәләр. Г.Ибраһимов. Сорап торасы да юк иде: кызның кырыс йөзеннән үк элемтә урнаштыра алмавын мин ачык аңладым. А.Тимергалин Сорап утыру сөйл. к. сорап тору. Җитмәсә, сорап утырган буласың. Күктән төшмәгәнсеңдер ич: күргәнсеңдер, ишеткәнсеңдер. Н.Фәттах Сорап чыгу Һәрберсеннән сорау; башыннан ахырынача сорау Сорый башлау Сорарга тотыну. Максудовта алачагы бар адәмнәр һәркайсы, вексель яки распискасы буенча судка биреп, хакын сорый башлады. Ш.Мөхәммәдев Сорый тору Әлегә сорау; озаклап сорау. Бер дә бер көнне боларның аталары, бик күп сорый торгачтын, боларга да бер елга рөхсәт бирде. Әкият |