СОРАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. сорау (1, 2, 3 мәгъ.)

2) Берәр нәрсә бирүне яки эшләүне үтенү, шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итү. Бусы аның чын манифест та түгелдер әле. Губернаторга чын манифест соратып прошение языйк. К.Нәҗми

3) этн. Туй йоласы буенча, кызга яучы аша тәкъдим ясату; кыз яучылау. Борынгылар әйткәннәр, кем икәнеңне беләсең килсә, кыз сорат, дигәннәр. А.Шамов. Килен чагыннан ук Көмешбикә биләмдә йөрергә әвәс булды, үзен соратырга яучы килгәндә дә, әллә кая йөреп калды бит ул. М.Кәрим

Сората башлау Сорату чираты җитү. Бән исә, кыз сората башлагач, Сабирны кып-кыска кайтармыш идем. Остабикә дигән нәрсә: «Шушындый бай хаҗига да кыз бирмәгәч, кызны кемгә бирерсең? ---», – диеп гаҗиз иткәч бирдек иде. Г.Камал

Соратып карау Сорату юлын сынау. --- әгәр дә бу сәфәремнән сәламәт йөреп кайтсам, шул Хикмәтулланың кардәше Бибимәрзияне соратып карармын, шаять, бирсә кирәк. Г.Камал. Кемнәрне генә соратып карамады хатынлыкка Гобәйдулла. А.Хәлим

Соратып кую Алдан ук сорату

Соратып тору Һәрвакыт, һәрчак сорату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә