СОРАНУ ф. 1) Кешедән һәрвакыт нәрсәдер сорау. Аннан соң, Габдулла апаларына сирәк барганга, барганда да соранырга яратмаганга, аның хәленнән бик үк хәбәрдар да булмаганнар. И.Нуруллин

2) Хәер эстәү, теләнү. [Бәдри Җәмиләгә:] Бу – шәһәр җире, монда беркем дә белми, алай-болай сорану бер дә гаеп эш түгел. М.Гафури. Үкереп торган төп йорттан шулай кимсетеп чыгарсалар да, Аллага шөкер, --- капчык асып соранырга чыкмадылар. Г.Бәширов

Сорана башлау Соранырга тотыну

Соранып йөрү Төрле җирдә, күптәннән бирле, гел сорану. Соранып йөрергә ул бер бахыр түгел лә... Хөкем иясе, хөкүмәт кешесе. М.Кәрим. Тегесе кирәк, бусы кирәк дип, әллә кемнәрдән әллә нәрсәләр соранып йөрмәде: көннәрдән бер көнне бульдозер алып кайтты да өй артындагы бәрәңге бакчасының яртысын кызыл балчыкка кадәр сөздереп ташлады. Ф.Яруллин

Соранып тору Даими рәвештә сорану; хәзерге моментта сорану. Шәһәрдә аларны базар янындагы урам чатларына утыртып чыкканнар: һәркем шул урынында хәер соранып торырга тиеш булган. Ә.Сафиуллин

Соранып чыгу Бөтенесеннән сорану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә