СОПРА’НО и. ит. муз. 1) Вокал сәнгатендә хатын-кызларда һәм малайларда гына була торган иң югары нечкә тавыш. Лиза үзенең кечкенә, ләкин мәхәббәтле сопраносы белән бер романсның башын җырлап җибәрде. Ф.Әмирхан. Бик сирәк тавыш бит альт, сопранолар тулып ята. Сөембикә

2) Музыка әсәрендә шушы тавыш өчен язылган партия; катнаш хорда югары партия

3) Шундый тавышлы җырчы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә