СОҢЫННАН рәв. 1. Күпмедер вакыттан соң, билгеле вакыт үткәч; ахырдан. Үзебезнең ярты десятина тарыны иң соңыннан урып-сугып алдык. М.Гафури. Әбисе гел чакырусыз калмасын, соңыннан сүзе булмасын өчен, телеграмманы туй көнне иртән генә сугарга булды. Ф.Садриев

2. бәйл. функ. Башка берәр эш-гамәл үтәлеп беткәч, берәр кеше яки берәр нәрсәдән соң. Килер апрель, соңыннан безгә – майлар, Бирер һәркемгә ләззәт ошбу айлар. М.Гафури. Закир – әүвәл учитель булган, соңыннан аны ташлап, страховой агентлык итә башлаган өйләнмәгән бер егет. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә