СОҢГЫ с. 1. 1) Бер эзлеклелектә торган бериш нәрсәләрнең иң ахыргысы; азаккы. [Хатынның] өч баласы бар икән. Соңгы икесе игезәкләр – өчәр яшьлек кыз балалар. М.Хәсәнов. Институтның соңгы курсында дәүләт имтиханнары, диплом яклау артыннан йөреп никадәр борчылынды, кайгырылды! М.Вәлиев 2) Иң ахырга калган; ахыргы. Хатының соңгы юлларын җырлар белән тутыра. Ф.Кәрим. Траптан иң соңгы кеше булып ике кулына ике дәү чемодан тоткан яшь бер ханым чыкты. Р.Мөхәммәдиев 3) Бөтен булган нәрсәнең кулда калган иң актыккысы һәм бердәнбере. Бик арзан гына тегү машинасы алмакчы икән. Белми ул кешеләр шәһәрдә --- бер кадак майга үзләренең соңгы бишмәтләрен биреп җибәргәнне. Н.Дәүли. Солдатлар ачулы, --- сугыша башласалар, тешләрен кысып, соңгы граната, соңгы патроннары беткәнче сугышалар. Г.Әпсәләмов 4) Башка культураларга караганда соңрак чәчелә, утыртыла яки өлгерә торган. Соңгы культураларны җыеп алырга керешү 5) Шушы араларда, күптән түгел генә булып узган. --- Бер акбүз бияләре булып, бу соңгы өч елда үзеннән алга һичбер атны чыгармаган иде. Г.Ибраһимов. Соңгы вакытларда матбугатта парча дип исемләнгән язмалар еш күренә башлады. Г.Рәхим 6) Әле генә телгә алынган, әйтеп үтелгән, иң ахыргы. Малайның соңгы сүзе Гөлсем апага мөлдерәмә стаканны ташыткан тамчыдай тәэсир итте. Г.Гобәй 7) Әле генә барлыкка килгән, чыккан, иң яңа. Ишектә соңгы мода белән киенгән, йөзенә кара вуаль япкан зифа буйлы бер туташ күренә. К.Тинчурин. Соңгы хәбәрләр 8) Алда булганнарны йомгаклый торган, катгый, кистереп әйтелгән. Федосеев дамбасын Гөлшәһидә тыелган, бозарга ярамый торган соңгы чик дип уйлый иде. Ләкин бүген ул менә шушы соңгы чикне дә бозды. Г.Әпсәләмов. Аксак Тимер гаскәренең башлыгы соңгы әмерен җиткерде: – Хан кызы Рабиганы миңа тотып бирсәгез, мин сезне азат итәрмен. Татар халык иҗаты 9) Иң ахырда, башка чара таба алмагач, чарасызлыктан эшләнә торган. Соңгы чара нинди дә булса батырлык кылу иде. З.Мәхмүди 10) Хәлиткеч. Беренче октябрьдә урыс гаскәрләренә соңгы штурмга әзерләнергә әмер килә. Ф.Хуҗин 11) Абруйсыз, дәрәҗәсез, сүзе үтми торган. Ул үз эшендә соңгы кеше түгел 12) Үлем, һәлакәт алдыннан булган. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. М.Җәлил. Соңгы сүзе итеп, каберемә кызыл йолдыз утыртырсың, диде дә беләгемә ятып җан бирде. М.Фәйзи. – Әни-и! – дигән тавыш ишетелгәндәй булды. Бу газиз баласының ул ишеткән үзәк өзгеч соңгы тавышы иде. Т.Галиуллин 2. и. мәгъ. 1) Иң ахырдан күрсәтелгән, әйтелгән нәрсә. Бу соңгылары – иртә белән кояш күтәрелгәч тә башланачак кызуга каршы алдан ук чара күреп куйган халык. Ш.Усманов. Күпләр, үзләренең бу урыннан күчүләрен белдереп, ата-аналарына, дусларына хат язарга тотындылар. Соңгылары арасында мин дә бар идем. Г.Галиев 2) Башка кабатланмый торган эш, гамәл, очрак. Сибгат ага белән йөргән бу сәяхәт соңгысы булды. М.Мәһдиев. [Кыз:] – Мин бу эшне башка эшләмим, бу – соңгысы, – диде. Казан утлары ◊ Соңгы бурыч Үлгән кешегә хөрмәт йөзеннән аның үләр алдыннан әйткән теләген үтәү яки башка яхшылык эшләү. Соңгы сулышына кадәр Үлгәнче. Кеше дә бөтен көчен туплап тырыша, соңгы сулышына кадәр аяк терәп көрәшә. М.Хәсәнов. Соңгы сулышын алганда к. соңгы сулышында. Соңгы сулышларын алганда да, дустымның кулында тальяны булган. Татарстан яшьләре. Соңгы сулышында Үлем алдыннан. Тик соңгы сулышында көчкә генә әйткән сүзе шул булды: – Миннән бәхил бул! Н.Исәнбәт. Соңгы юл Кабергә озатылу, күмелү турында. [Әбисе:] – Сабыр, улым, сабыр! Бер сайрасыннар әле. Бабаң да соңгы юлыннан торналар сайраганны тыңлап узган, – диде. Г.Бәширов. Халык агымы, шагыйрьнең соңгы юлын кыскарта барып, һаман алга таба шуыша. И.Нуруллин. Сугыш елларында вафат булган кешеләрне хисапка алу, соңгы юлга озату (бигрәк тә кыш көне) зур проблемага әверелгән. Татарстан яшьләре |