СОҢГАРУ ф. 1) Билгеләнгән вакыттан соңга калу, тиешле вакытка өлгермәү, кичегү. Сабан ашлыгы соңгарып чәчелсә дә, озак та үтми тишелеп, яшел хәтфә сыман күпереп үсәргә тотынды. М.Галәү. Соңгаруын соңгармады ул, әмма килешенгән урында Мирсәетне инде көтәләр иде. Р.Мөхәммәдиев

2) Гадәти вакытыннан артка калу, һәрвакыттагы, тиешле срогында булмау (фасыллар, табигать күренешләре, үсемлекләр һ.б.ш.лар тур.). Язгы ташу исә бу яклар өчен соңгарып килә: апрельдә башланып июньгә кадәр дәвам итә. Н.Фәттах

3) Артка калу, узган вакытны кимрәк итеп күрсәтү (сәгать тур.). Сәер ашкыну бар миндә, Көтәм дигәндә иркәм. Сәгатем соңгара, дим дә Өч сәгать алдан китәм. З.Нури

4) Тәүлек вакыты инде соң булу, кичкә таба бару

Соңгара башлау Соңгару очраклары ешаю

Соңгара төшү Бераз соңгару. Соңгара төшеп, директор да кагылды аның янына. Р.Мөхәммәдиев

Соңгара язу Чак кына соңгармый калу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә