СОҢГАРАК рәв. 1) Бераз вакыт узгач, көттереп, соңыннан, соңга табарак. Ачлыктан тинтерәгән бичара Мәликә бу сүзләрнең хикмәтенә әйткән уңайга гына төшенмәде. Аның нәтиҗәсе соңгарак килеп чыкты. К.Нәҗми

2) Гадәттәге, тиешле, кирәк вакыттан кичегеп, арттарак. Мин өмәчеләрдән соңгарак калып, үз атыма менеп кенә бардым. Г.Ибраһимов. Кунаклар гадәттәгедән соңгарак калып килделәр. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә