СОҢАЮ ф. диал. 1) к. соңгару (1 мәгъ.). Җәйләр ерак әле. Кояш көн дә Бик соңаеп эшкә уяна. М.Җәлил
2) Шактый вакыт үтү, көн кичкә таба авышу
Соңаеп бару Соңаюга йөз тоту. Вакыт шактый соңаеп бара. --- Күзләрне инде йокы да баса башлады. С.Рафиков