СОҢАРУ ф. к. соңгару. Ара-тирә генә соңарган сары яфрак, кыштырдап, агач ботакларына бәрелә-сугыла төшә. М.Мәһдиев. Хәбәрдәшенең кем икәнен аңлагач кына, ул бик нык ачынган иде. Ләкин үкенү соңарган булып чыкты. Т.Галиуллин. Җавап белән, ахры, соңардым дип, Үз җанымны үзем камчылыйм. Э.Шәрифуллина

Соңара башлау Соңару очраклары ешаю

Соңара язу Чак кына соңармый калу. Фазилә ире янына – Баллыболынга күчеп килергә соңара язды бугай. М.Маликова

Соңарып бару Соңаруга йөз тоту. Син дә алҗыгансыңдыр, вакыт та соңарып бара. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә