СОҢ III кис. Тойгылы җөмләләргә көчәйтү төсмере өсти. Соң бит бу музыка сүз белән әйтеп бирелгән җырларга караганда мең-мең тапкыр көчлерәк тә, аңлаешлырак та икән ләбаса! М.Хәсәнов. Ни өчен шулай рәхимсез соң син, тормыш? М.Мәһдиев. Авыл Бәрияне кичерә алмас. Шулай булгач, Нуриәсманың ничек җаны эресен соң? Ф.Садриев |