СОҢ I рәв. 1. 1) Тиешле вакыттан артка калып, гадәттәгедән кичегеп. Агач яфрак соң койса, ел авыр килә. Сынамыш. Соң гына уянып, ашык-пошык капкалагач, шагыйрь тагын өстәл янына утыра. И.Нуруллин. Җыр аның өенә бәйрәм котлавы булып килеп керде. Бер көн иртә түгел, бер көн соң түгел. Мәдәни җомга

2) Билгеле вакыйга, эш-хәлгә караганда арткарак калып, кичегебрәк, күпмедер вакыт узгач. Еллар уза бирде. Фәттахның әнисе дә, соңрак әтисе дә дөнья куйдылар. Н.Дәүли

2. хәб. функ. Тиешле вакыт, чик узган, кичегелгән булу. Бер-ике стакан кайнар чәй булганда баш тартмас идем дә бит, вакыт соң инде. Н.Исәнбәт. Соң иде инде, Солтангәрәев күз бәйләнгәнче казармага җитәргә ашыкты. К.Нәҗми

3. и. мәгъ. Ахыр, азак; нәтиҗә. Башы яшереннең соңы да батырын була. Мәкаль. Һәрвакытта нәкъ сугыш соңында гына күренә торган урядник та, артына городовойны ияртеп, тау башыннан төшеп килә иде. Ш.Усманов. Данларгамы --- бу язны? --- Яшьлек соңын, картлык башын бергә китереп бутады… Р.Фәйзуллин

4. с. мәгъ. Актык, азаккы, соңгы. Туган-үскән җирем өчен Соң тамчы каным фида. Дәрдемәнд

Соң булса да уң булсын Эшнең соңга калып башлануына карамый башкарылырга кирәклеге турында. Соңга калу Соңару, кичегү. Мин күзәттем: көньягына быел Соңга калып очты торналар. Ф.Кәрим. Таң белән тормакчы булып ятсам да, барыбер соңга калганмын. Г.Бәширов. Соң дәрәҗәдә Бик нык, аеруча. Хәзер салмак күңелле, хәсрәтле картларның авыр сүзләре астында эшләү соң дәрәҗәдә күңелсезгә әйләнде. М.Гафури. Кариев Хәмзә бай ролендә соң дәрәҗәдә яхшы иде. Н.Исәнбәт. Берьюлы бу чаклы акча керү мине соң дәрәҗәдә шатландырган иде. Мирас. Соң сулуларында к. соңгы сулышында. Бичара соң сулуларында шуны гына әйтә алды. М.Фәйзи. Соң чиккәчә к. соң дәрәҗәдә. Бу хәл романның тыгыз эчтәлеге, соң чиккәчә кысылган эчке пружинасы, һәр күзәнәге табигатьне, кеше холкын, рухын сындыруга омтылудан килгән сәнгатьчә эшләнешендә күренә. Т.Галиуллин. Соң чиктә Бер дә булмаса, алайга китсә, ниһаять, ахыр чиктә. Тәрәзә йөзлекләрендә генә түгел хикмәт, соң чиктә йөзлекләрсез дә яшәү мөмкин. Күңелләрдә матурлыкка омтылыш сүлпәнләнүе аяныч. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә