СОНУ ф. 1) Кулдагы нәрсәне бирергә дип сузу, тәкъдим итү. Ул кулындагы чәчәк бәйләмен Хәяткә сонды. Ф.Әмирхан. Дәүләтша агай садака сонды, хәзрәт алып дога кылды. З.Һади 2) Кемнең дә булса теләгенә каршы тоттыру, көчләп кулына бирү, тагу 3) диал. Туры, төз рәвешкә китерү, сузу. Мал да, үлсә, аягын сона шул Сонып тору Хәзер, сөйләү моментында сону. Миңа сонып торганың –Аягы төксез бидаяк, – Аны үзеңә ал! – диде. Дастан |