СОНОР с. лингв. Шауга караганда тавыш (музыкаль тон) өстенлек иткән яңгырау тартыклар белән сузыклар арасында торган (тартык авазлар, мәс., [р], [л], [м], [н]). Татар телендә, мәсәлән, сүз ахырында тартыкларның янәшә килүе – шактый сирәк күренеш (йорт, дүрт, әйт һ.б.), ә ияртемнәрдә шаулы тартык теләсә кайсы сонор аваз белән янәшә килә: чулт, чалт, чырк, гөрс, даңк, дөңк, шарт, гөмберт, мелт, фырт һ.б. Ф.Хисамова. Сонор тартыкларны әйткәндә, тон шауга караганда күбрәк катнаша, бу яктан алар сузыкларга якын торалар. Татар грамматикасы |