СОНГЫЙ с. гар. 1) Табигый булмаган, чынга охшатып ясалган. [Хатынның] Өске кат тешләреннән берсе куйган искусственный (сонгый) көмеш теш икәне, көлгән вакытта, читтән караган кешегә мәгълүм иде. Ш.Мөхәммәдов 2) Тышкы күренеше, эчтәлеге табигый булмаган; ясалма. Русларның Пушкин вә Кольцов кеби иң зур шагыйрьләре дә, халык җырларына тәкълид итеп, бертөрле «искусственные песни», ягъни «сонгый җырлар» яздылар. Г.Тукай. Тәүфикъ тавышына сонгый җитдилек биреп сөйләп китте. Ш.Усманов |