СОНАТИ’НА и. ит. муз. Соната жанрына караган гадирәк музыкаль форма. Ул берничә фуга, сонатина, концерт, квартет һәм, ниһаять, беренче симфониясен яза. М.Җәлил. «Флейта һәм фортепиано өчен сонатина», «Симфоник оркестр өчен сюита», «Симфоник оркестр һәм флейта өчен концерт» кебек күләмле әсәрләре бар. Г.Мөхәммәтшин |