СОЛЯ’РИЙ и. лат. 1) Кояш ваннасы алу өчен ачык һавадагы махсус мәйданчык. Әнә сулдарак ак комлык, күрәсезме? Анда безнең солярий. Г.Әпсәләмов

2) Ясалма кызыну өчен, махсус ультрашәмәхә лампалар белән җиһазландырылган аппарат. Балигъ булмаган яшьтәгеләрнең һәр унынчысы солярий астында каралган тәнне матурлык дип саный икән. Ватаным Татарстан

3) Шундый аппараты булган хезмәт күрсәтү учреждениесе һәм аның бинасы яки бүлмәсе. Бу тәннең җәй көне – пляж, кыш көне солярий кебек нәрсәләрне күргәне бар микән? Л.Әбүдәрова. Бассейн, тренажёр заллары, массаж һәм косметика кабинетлары, солярий, чәчтараш, ресторан, сыра залы бар. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә