СОЛЬ и. ит. муз. 1) «До» белән башланган музыкаль авазлар системасында бишенче тон. --- яңадан клавишларга каты гына суга башладым: до, ре, ми, фа, соль. Менә шулай! Ә авазлардан гамма хасил була, ди Салих. Ә.Еники. Музыкада да төп тавышлар җидәү: до, ре, ми, фа, соль, ля, си. М.Мәһдиев

2) Музыка әлифбасында шушы авазны белдергән нота. Хәзер менә ноталарын гына искә төшерә дә. Соль, фа, соль, фа, ми, ми, ре. Аманулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә