СОЛЫЧА и. бот. Кыяклылар семьялыгыннан чәчүлекләрдә киң таралган солыга охшаш чүп үләне; кара солы, ач солы; русчасы: овсюг. Вәзыйх арышның чокыр, кырын җирләрдә солыча баскан урыннарын сайлап чаптырды. Х.Камалов. Солычаның печәне яхшы терлек азыгы булып санала. Ботаника



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә