СОЛЫХ и. гар. 1) Дәүләтләр, халыкларның үзара тату, сугышсыз яшәү хәле; тынычлык. Хәзер сиңа сугыш түгел, солых кирәк. А.Гыйләҗев. Ленин: «Бетсен гадел булмаган сугыш! Халыкларга – солых, тынычлык, крестьяннарга – җир», – диде. М.Әхмәтҗанов 2) Үзара сугышучы якларның сугышны туктату турында төзегән килешүе; пакт. Явыз Иванның баскынчылык сәясәтен күреп һәм белеп торган Сөембикә хөкүмәте, солых килешүе төзү өчен, Мәскәүгә илчелек җибәреп карый. Ф.Урманче. Ниһаять, 1512 елның февраль аенда Казан белән Мәскәү дәүләтләре арасында гомерлек дип исәпләнгән солых килешүенә кул куелды. М.Әмирханов |