СОЛЫЛЫ с. 1) Солы (1 мәгъ.) белән катнаштырып чәчелгән, арасында солы үскән. Татарстан Республикасында силос өчен кукуруз, көнбагыш, солылы борчак, солылы вика катнашмалары үстерәләр. Механизатор белешмәсе 2) Солысы (2 мәгъ.) булган, солы салынган, солы тутырылган. Арбага түшәлгән печән астыннан солылы торыпшаны алып, элмәгеннән ат муенына кидерде. М.Хәсәнов. Әнә бер атның авызына солылы капчык бәйләгәннәр. Кештер-кештер килеп, ул шундагы солыны соса гына. Р.Низамиев 3) Солы белән (2 мәгъ.) катышкан, аралашкан. Ул тракторга тагылган вагонына солылы вика төяде. А.Гыйләҗев ◊ Солылы борай тар. XVIII – XIX гасырларда көчләп чукындырылган һәм, чиркәү кенәгәсендә теркәлгәннән соң, кабат мөселманлыкка кайткан татар, элекке керәшен; мәкруһ. Безнең авылда бер урам мөкрәһ (солылы борай) дигән халык бар иде. Г.Чыгтай |