СОЛЫ и. 1) Кыяклылар семьялыгыннан чәчәк һәм башаклары себеркәч хасил итә торган берьеллык үлән үсемлек – сабан ашлыгы. – Атларың да бик өшәнгән, якындагы солыга гына барырга кирәк иде, – ди [әткәй]. Г.Ибраһимов. Юлның ике ягында --- аксыл-яшькелт солы белән борай җире калды. Г.Бәширов. Равил, чыбыркысын сөйрәп, ашыга-ашыга, солы кибәннәре ягына йөгерде. В.Нуруллин

2) Шул ашлыкның ярма ясауга, ат азыгы итеп кулланыла торган бөртеге. Әле дә ярый атлар таза, аларның алдыннан солыны өзмибез. Г.Ибраһимов. Чепья базарыннан безнең авылга мари бәрәңгесе, удмурт-татар арышы, солысы кайтты. М.Мәһдиев

Солы камыры Йомшак холыклы, җебегән кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә