СОЛТАНЛЫК и. 1) Солтан исеме, солтан дәрәҗәсе. Тогрыл 1055 елда Багдад шәһәрен яулап ала, һәм хәлифә аның солтанлык титулын таный. М.Әхмәтҗанов 2) Солтанга буйсынулы хөкүмәт һәм дәүләт, солтанат (1 мәгъ.). – Мин шушы Сәрандиб солтаны мәрхүм Мортаза шаһның углымын, – диде. – Әтием вафат булганда, егерме бер яшьтә булып, солтанлык тәхетенә утырдым. К.Насыйри 3) Солтан хакимияте; солтанның идарә итү чоры. Мөхәммәд Рәшид Ризаның уйлавына караганда, хәзерге көндә ислам дөньясында хәлифәлек һәм солтанлык мәсьәләсе турысында өч төрле караш бар, имеш. Г.Камал. Сөләйман ханның солтанлык дәвере |