СОЛТАНАТЛЫ с. 1) Зур дәрәҗәле, абруйлы; әһәмиятле, зур роль уйный торган. --- безне үзенең солтанатлы хозурына чакырган падишаһе әгъзам хәзрәтләренең үтенечен кире кагарга җөрьәт итә алмыйм. Ә.Еники. Котбетдин әр-Рази, Сәгъдетдин Тафтазани, Хафиз ибне Баззази, Камалетдин Хуҗанди кебек үз чорының солтанатлы шәхесләре Сарайны фән һәм сүз сәнгате учагына әверелдерәләр ---. М. Галиев 2) Мәһабәт, мәгърур, сокландыргыч. Яраттым һәм солтанатлы күренешеңне, Яраттым мин матур, ыспай йөрешеңне. К.Тинчурин |